Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тантаналы шартларда

Россия Көнендә бер төркем яшьләргә паспортлар тапшырдылар. Әлеге чараны ЗАГС бүлеге һәм Татарстан Республикасы Миграция хезмәтенең Спас районындагы идарәсе вәкилләре оештырды. Районның ундүрт яшькә җиткән биш кешесе тантаналы шартларда шәхесне раслаучы төп документны алды. Шул ук көнне яшь парларны теркәделәр, ә менә шәһәрдә яшәүче Михаил һәм Елизавета Кошкиннар гаилә корып...

Россия Көнендә бер төркем яшьләргә паспортлар тапшырдылар.
Әлеге чараны ЗАГС бүлеге һәм Татарстан Республикасы Миграция хезмәтенең Спас районындагы идарәсе вәкилләре оештырды. Районның ундүрт яшькә җиткән биш кешесе тантаналы шартларда шәхесне раслаучы төп документны алды.
Шул ук көнне яшь парларны теркәделәр, ә менә шәһәрдә яшәүче Михаил һәм Елизавета Кошкиннар гаилә корып яши башлауларына алтмыш ел тулуны билгеләп үттеләр. Аларны бриллиант туйлары белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәл Низамова һәм башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин кайнар котлап, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев