Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Талантлы остазлар бәйрәме

Антоновка урта мәктәбенең математика укытучысы Сергей Кузьмин белән “Родничок” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Анна Белоглазова “Ел укытучысы-2020” һәм “Ел тәрбиячесе-2020” һөнәри осталыкның Бөтенроссия конкурсы муниципаль этабында җиңүче булдылар.

Ирина Телицына

Конкурс җиңүчеләре, призерлар һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы шәһәрдәге икенче урта мәктәпнең актлар залында узды. 
Алдан хәбәр ителгәнчә, бәйгедә шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 11 укытучы һәм балалар бакчаларыннан 12 тәрбияче катнашты. 
Өчкүл балалар бакчасыннан Галина Шеронова конкурста - икенче, ә шәһәрдәге “Родничок”тан Светлана Филиппова 3нче урынны алды. Моннан тыш, Светлана Валерьевна “Балаларны юл кагый дәләренә өйрәтү буенча иң яхшы тәрбияче” номинациясендә дә җиңүче дип табылды.
Конкурс барышында педагогларга төрле сынауларда катнашырга – балалар бакчаларында дәресләр уздырырга, презентацияләр әзерләргә, мастер-класслар үткәрергә туры килде.
Анна Белоглазова, мәсәлән, тәрбия процессында кулланыла торган сәламәтлекне саклаучы технологияләр белән таныштырды. Ул “Сәламәтлекнең җиде нотасы” дигән музыка дәресен күрсәтте, лэпбук (инглизчәдән туры тәрҗемә иткәндә, “тәгәрмәчле китап” дигәнне аңлата) белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашты. 
Светлана Филиппова исә үз эшендә махсус кесәләр, әйләнә торган элементлар, тәрәзәчекләр һәм конвертлардан торган интерактив папка куллана. Ул балаларны юлларда имин йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне үзенең төп бурычы дип саный.
Галина Шеронова мәктәпкәчә белем бирү тармагындагы яңа юнәлеш – балаларны финанс белеменә өйрәтү һәм тәрбияләү буенча эшләнмәләре белән таныштырды.
Һөнәри осталык конкурсында башка тәрбиячеләр дә актив катнаштылар. Шәһәрдәге “Антошка” балалар бакчасыннан Екатерина Куприна һәм Валентина Мокрова, “Колосок”тан Гөлсирень Хәйдәрова белән Наталья Федотова, “Солнышко”дан Евгения Сесина һәм Татьяна Бырина, Лариса Романова (“Теремок”), Елена Зотова (Өчкүл), Татьяна Соколова (Антоновка) үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәттеләр.
Конкурста катнашучылар билгеле бер вакыт эчендә хезмәттәшләрен салкын фарфордан әвәләп ясарга, театр уены аша татар теленә, сюжетлы-рольле уеннарга өйрәтергә тырыштылар, су-джок терапиясе, кейс- алымнар һәм эшенең башка нечкәлекләре белән таныштырдылар.
Ачык дәресләр барышында педагоглар мәдәни тәрбия дәрәҗәсен, мәктәпкәчә педагогика һәм психологияне белүләрен, актер осталыкларын күрсәттеләр.
Даими эзләнүләр, заманча тәрбия алымнарын камил белү, эш белән чын күңелдән мавыгу, һәр бала белән уртак тел табарга тырышу конкурсантларга җиңүгә ирешергә мөмкинлек бирде.
Алар барысы да конкурста иҗади алымнар файдаланып, туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Шулай итеп, барлык педагоглар бәйгедә лаеклы чыгыш ясап, әлеге конкурсның тәҗрибә һәм яңалыклар белән уртаклашу, һөнәри осталыкны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булуын тагын бер кат расладылар.
Конкурста җиңүчеләргә, призерларга һәм катнашучыларга дипломнар, акчалата сертификатлар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев