Тагын бер этап үтте
Яңалыклар

Тагын бер этап үтте

Укучылар арасында үткәрелгән "Президент бәйгесе" Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабы узды. Анда районның сигез мәгариф учреждениесеннән 8, 9 һәм 11 класслар арасында мәктәп этабында җиңеп чыккан командалар катнашты. Программага күпкөрәш (тестлар), иҗади һәм теоретик конкурслар, җиңел атлетика буенча бәйге, эстафета, ә өстәмә төрләрдән бадминтон һәм дартс кертелгән иде. Нәтиҗәдә шәһәр...

Укучылар арасында үткәрелгән "Президент бәйгесе" Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабы узды.
Анда районның сигез мәгариф учреждениесеннән 8, 9 һәм 11 класслар арасында мәктәп этабында җиңеп чыккан командалар катнашты.
Программага күпкөрәш (тестлар), иҗади һәм теоретик конкурслар, җиңел атлетика буенча бәйге, эстафета, ә өстәмә төрләрдән бадминтон һәм дартс кертелгән иде.
Нәтиҗәдә шәһәр командалары арасында беренче урын 2нче мәктәпнең 8 класс һәм 1нче мәктәпнең 9 класс командасына бирелде. Авыл командалары арасында Ким мәктәбенең сигезенче класс укучылары, Кузнечиха мәктәбенең тугызнычы класслары һәм Иске Рәҗәп урта мәктәбенең унберенче класс командасы җиңү яулады.

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Нет комментариев