Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сөт бәяләре артты

    Куралово, Екатериновка, Ярдәм һәм якын-тирәдәге башка авыллардан сөт җыючы эшмәкәр Виктор Горелов сөтнең һәр килограммы өчен бәяне 11 сумнан 14 сумга кадәр күтәргән. Җирлек Советыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әҗмәр һәм Вожи халкы да хәзер сөтне Александр Денисовка сентябрь аендагыча 11 сумнан түгел, ә килограммын 12 сумнан тапшыра. Үрнәктә исә эшмәкәр...

    Куралово, Екатериновка, Ярдәм һәм якын-тирәдәге башка авыллардан сөт җыючы эшмәкәр Виктор Горелов сөтнең һәр килограммы өчен бәяне 11 сумнан 14 сумга кадәр күтәргән.
    Җирлек Советыннан алынган мәгълүматларга караганда, Әҗмәр һәм Вожи халкы да хәзер сөтне Александр Денисовка сентябрь аендагыча 11 сумнан түгел, ә килограммын 12 сумнан тапшыра. Үрнәктә исә эшмәкәр Мөнирә Хәйдәрова сөтнең һәр килограммы өчен 13әр сум түли.
    Өчкүлдән Шогик Седракян (алдан газетабызда ялгыш хәбәр ителгәнчә, Акоп Багдасарян түгел) гына бәяләрне арттырырга ашыкмый - Полянкада ул сөтне литрын 7 сумга гына җыя. Шулай ук Ульяновск шәһәреннән килеп сөт җыючы эшмәкәр дә сөтнең килограммы өчен Танкеевка халкына 10ар сум гына түли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: