Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас ЗАГСында быел туган беренче нәниләрне теркәгәннәр

Быел районда ике бала туган.

Яңа елның беренче эш көннәрендә Спас районы ЗАГС бүлеге тәүге елда туган балаларның әти-әниләренә туу таныклыкларын тапшырды.

Бүлек мөдире Гүзәл Низамова билгеләп үткәнчә, районда әлегә ике нәни туган.

Беренче булып теркәлгән Әскәр Ирина белән Салават Сабировлар гаиләсендә 3,59 килолы, 53 сантиметрлы чын батыр булып туган.

Икенче нәни – Ксения, Андрей белән Анна Куценко гаиләсендә дөньяга килгән.

ЗАГС бүлегендә бәхетле әти-әниләргә туу турында таныклыкларны тантаналы рәвештә тапшырып, тормыштагы иң мөһим вакыйгаларның берсе белән котлаганнар.

Алдан хәбәр ителгәнчә, балалары яңа туган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев