Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыралар

Бу атна дәвамында 10-11нче сыйныф укучылары химия, математика һәм рус теле буенча сынау БДИлары язачаклар.

Беренче кыңгырау әле күптән түгел генә чыңлады, шуңа күрә балалар мәктәп һәм дәресләргә ныклап күнегеп тә җитмәгәннәр. Тик 10-11 сыйныф укучыларының гына эшсез утырырга вакытлары юк, алар сынау БДИларын язарга керештеләр. Нинди югары уку йортына керергә җыенуларын исәпкә алып, алар имтиханнарны үзләре сайлап алганнар.

Билгеле булганча, быел БДИга кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Үзгәрешләр төп фәннәргә дә, укучылар үз теләкләре белән сайлап алган имтиханнарга дә кагыла. Яңа таләпләр нигезендә, югары балл җыю өчен, тулырак җавап бирергә туры киләчәк.  

Мәсәлән, рус теле буенча имтиханда укучылар текстка стилистик анализ ясарга тиеш.

Математиканың база дәрәҗәсе буенча БДИ аз гына үзгәрәчәк. Профиль дәрәҗәсенең беренче өлешеннән (алар барлыгы икәү) өч «иң гади сорау» алынып, катлаулырак ике мәсьәлә өстәлде.   Шуңы күрә беренче өлеш сизелерлек авырая.  Икенче өлештә биремнәр үзгәрмәячәк.

Җәмгыять белеме буенча имтиханны укучылар иң еш сайлап алалар.  Хәзер биремдә РФ Конституциясе һәм законнары буенча тулырак җавап бирергә туры киләчәк.

Әлбәттә, БДИдагы үзгәрешләр мәктәп укучыларын һәм укытучыларны борчый, шулай да укучылар бу мәсьәләгә җитди карап, ныклап әзерләнер, дип өметләнәбез.

Фото мәктәп сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев