Яшьләр сайлауда катнашуны үзләренең гражданлык бурычы, дип саный.
Быелгы сайлауларда яшьләр дә актив катнаша. Яшьләр парламенты вәкилләре тулы составта килеп тавыш бирде.
Яшьләр – җәмгыятебезнең киләчәге. Дәүләт яшьләр турында даими кайгырта.
–Сайлауларга бармый калганым юк, – ди яшьләр парламенты җитәкчесе Анастасия Павликова. – Һәр яшь кеше тавыш бирүнең мөһимлеген тирән аңларга тиеш. Тавыш биреп, без дәүләтебезнең киләчәген сайлыйбыз, бу бик мөһим. Бүгенге яшьләр моны истән чыгармаска тиеш.
Нет комментариев