Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районыннан сәламәтлеге чикле кешеләр түләүсез мунча, бассейн һәм спортзалга йөри ала

Акция сәламәтлеге чикле кешеләр ункөнлеге кысаларында уздырылар

Болгарда сәламәтлеге чикле кешеләр өчен акция уздырыла. Чараны шәһәр мунчасы, спорт залы һәм “Дулкын” йөзү бассейны оештырды.

Акция кысаларында 3 һәм 4 декабрьдә инвалидлар шәһәр мунчасына түләүсез керә ала. Шулай ук 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр алар өчен йөзү бассейны һәм спорт залына йөрү дә түләүсез булачак.

“Оештыручыларга рәхмәт! Һава торышы шәптән түгел, шуңа күрә сәламәтлекнең начар булуы аеруча үзен сиздерә. Ә бу урыннарга йөрү һәр кешегә файдалы булачак” – ди бу хакта Болгарда яшәүче Руслан Галимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев