Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында яшәүче КамАЗ машинасы кулга алынганнан соң бурычларын түләгән

Салым органнары алдындагы бурычы 65 мең сум чамасы тәшкил иткән.

Спас райоында яшәүче ир-ат салымнар буенча 65 мең сум чамасы бурычлар җыйган. Суд приставларының кисәтүенә карамастан, бурычын вакытында түләмәгән. Нәтиҗәдә суд приставлары хезмәте счетларны кулга алу һәм транспорт чараларын теркәүне тыю турында карар кабул итәргә мәҗбүр булган. Бу хакта ТР Суд приставлары федераль хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәдә пристав-башкаручы ир-атның өенә килеп, ишек алдында аның КамАЗ машинасын тапкан. Машинаны кулга алганнан соң, ир-атка бурычларны түләү өчен 10 көн вакыт бирелгән. Ике көн үткәч, ул суд приставларына булган бурычларын тулысынча түләү турында квитанцияне алып килгән.

Реклама

Машинаны хуҗасына кире кайтарып биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X