Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде

Киләсе елда иң актив мәктәп урманчылыгы республика слетында катнашырга тиеш.

Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре П.А. Карпов исемендәге кадет мәктәбе укучылары белән очрашу оештырдылар. Мәктәп урманчылыклары эшенә багышланган очрашу Болгарның Балалар иҗат йортында узды.

7нче класс кадетлары мәктәп урманчылыкларының эше турында күп нәрсә белделәр, киләсе елга эш планнары белән таныштылар. Очрашу ахырында барысы да викторина сорауларына җавап бирде.

Реклама

Кадетларны бу эш нык кызыксындырганга күрә, тагын бер мәктәп урманчылыгы оештыру турында карар кабул ителде.

Киләсе елда иң актив мәктәп урманчылыгы Болгар урманчылыгы һәм Спас районы исеменнән республика слетында чыгыш ясарга тиеш. Әлегә исә укучыларны кызыклы һәм нәтиҗәле эш көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X