Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында спортны яраталар

Мәктәпләрдә яңа уку елы башлануын белдереп кыңгыраулар чыңлады. Ата-аналарны инде бүгеннән үк бер сорау да кызыксындыра башлагандыр: укудан, башка эшләрдән соң бала үзенең буш вакытын ничек уздырырга тиеш?

Юрий КУЗНЕЦОВ,

балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгеҗитәкчесе.

Безнең район Мәдәният йортында урнашкан учреждение ишекләре нәфис гимнастика, баскетбол, волейбол, футбол, өстәл теннисы, армия кул көрәше, каратэ һәм спортның башка төрләрен яраткан укучылар өчен һәрвакыт ачык. Биредә балалар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар, физик әзерлек дәрәҗәсен үстерәләр, шулай ук дисциплинага өйрәнәләр, бер-берләре белән аралашып үсәләр. Бу спорт түгәрәкләренең киләчәктә һөнәр сайлаганда да йогынтысын күп күрәләр.

Яшүсмерләр һәм кызлар актив күнегүләр генә ясап калмыйлар, ә район, шәһәр, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда да катнашалар. Бәйгеләрдә призлы урыннарны алучыларга тиешле спорт разрядлары бирелә. Бары тик узган елда гына да балалар үзәгендә тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге 24 турнирда катнаштылар һәм халыкара ярышларда – 3, бөтенроссия күләмендә – 14, һәм инде республикада узган бәйгеләрдән 59 медаль алып кайттылар. Безнең үзәктә тәрбияләнүче 200гә якын баланың спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешүе күңелдә соклану тудыра.

Моннан тыш, безнең учреждениегә йөрү кайбер яшүсмерләргә киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң спорт юнәлешендәге югары уку йортларына, техникумнарга, хәрби училищеларга керделәр. Аларның барысында да беренче чиратта физик әзерлеккә зур игътибар бирелә. Әйтик Рәшит Зыятдинов шәкертләре РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тәтештәге гражданнар оборонасы көллиятенә керде, инде биредә укучылар да бар Тәлгат Хәмидуллин яхшы билгеләренә генә МЧС факультетын, Сергей Якличев исә физик культура бүлеген тәмамлады. Александр Понасенко да тырышып укый.

Ренат Шәриповның өч шәкерте югары хәрби уку йортларына: Дмитрий Стаценко белән Роман Гелашвили – Казандагы Кызыл байраклы РФ Оборона министрлыгы училищесына, Никита Новик – Санкт-Петербургның Киров исемендәге хәрби-медицина академиясенә укырга керде. Моннан тыш, Әмир Вәлиев Казандагы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем ала.

Яшь спорт сөючеләрне балалар үзәгендә күрүебезгә бик шат булырбыз. Биредә шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, иң мөһиме – үз эшен яраткан тәҗрибәле тренерлар эшли. Килегез, көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев