Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районында коронавирусның тагын бер очрагы теркәлгән

    Татарстан буенча тәүлек эчендә авыруны 57 кеше йоктырган.

    Тәүлек дәвамында диагнозлары расланган 57 кешенең 20се хастаханәгә җибәрелгән, 37 кеше өйдә дәвалана. Ә барлыгы 24 сентябрьгә Татарстан буенча COVID-19 авыруының 23059 очрагы теркәлгән.

    Спас районында да коронавирусның тагын бер очрагы расланган. Авыруның яңа очраклары аеруча Казан белән Яр Чаллы шәһәрендә күп теркәлгән.

    Шушы чор дәвамында 23059 кеше авырудан савыккан. Узган тәүлек эчендә хастаханәләрдән 36 кеше чыккан.

    Бүгенге көнгә COVID-19 авыруына каршы прививканы 1071796 кеше ясатып өлгергән, 933654 кеше прививканың икенче өлешен ясаткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: