Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районында коронавируска каршы прививканы 12 меңнән артык кеше ясаткан

    Татарстан буенча вакцинация үтүчеләр саны 2 миллионнан арткан.

    Бүгенге көндә Спас районында Сovid-19 вирусына каршы прививканы 12880 кеше ясаткан. Бу планда каралганның 107,7% тәшкил итә. Татарстан буенча вакцинация ясатучылар саны 2321570 кеше тәшкил итә.

    Узган тәүлек эчендә 113 кешедә коронавирус табылган. Спас районында узган ел дәверендә коронавирус 171 кешедә расланган, быел аларның саны әлегә 10 кеше тәшкил итә.

    Спас районы үзәк хастаханәсе хәбәр иткәнчә, Сovid-19 вирусына каршы прививканы поликлинкада ясатырга мөмкин. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы яки +79393479113 тлефоны аша язылырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: