Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районында “Альтернатив чыршы” конкурсына йомгак ясалды

Жюри иң матур һәм үзенчәлекле чыршыларны билгеләде.

Табигать байлыкларына сакчыл караш тәрбияләүне максат итеп куйган “Альтернатив чыршы” конкурсы безнең районда инде берничә ел рәттән уздырыла. Ел саен балалар әти-әниләре белән бергә кул астында булган әйберләрдән берсеннән берсе матур чыршылар ясыйлар. Чыршылар өчен кәгазь, төймәлр, фоамиран, йон һәм башка нәрсәләр кулланыла.

Барлык чыршылар да үенә генә хас матурлыкка ия булганга күрә, конкурсны оештыручыларга иң яхшыларын сайлау өчен озак тырышырга туры килде. 


«Монда чыршыларның күп булуы түгел, аларның төрлелеге гаҗәпкә калдыра. Барысы да матур, барысы да җиңүче булырга лаек. Шуңа күрә җиңүчеләрне сайлау бик авыр булды», – диләр жюри әгъзалары. 


Конкурста җиңеп чыккан яшь осталарга бүләкләрне тиздән тапшырырга тиешләр.

Бу хакта ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев