Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районына керү урынында яңа стела куелды

Корылма Идел Болгарының ислам дине кабул итүенә 1100 ел тулуы уңаеннан яңартылган.

Көек авылыннан ерак түгел, Алексеевск районыннан Спас районына кергән юлда, яңа стела барлыкка килде. Аны Идел болгарларының ислам динен рәсми дин буларак кабул итүенә 1100 тулу уңаеннан яңартканнар.

Стелада татар һәм рус телләрендә район атамасы язылган. Формасы белән ул 922 елда болгарларның ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелгән, музей-тыюлые территориясендә ун ел элек ачылган Истәлек билгесен хәтерләтә. Шулай ук корылмада Спас районы гербы сурәтләнгән һәм “1100 Болгар” дигән язу бар.

Караңгы төшкәч, стелада утлар кабызыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев