Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районының «Сеспель» милли ансамбле "Уяв" чуашлар мәдәнияты бәйрәмендә катнашты

Күптән түгел Нурлатта үткән IX Бөтенроссия "Уяв" чуаш мәдәнияты милли бәйрәмендә катнашып, безнең район вәкилләре дүрт диплом алып кайттылар. Спас районы исеменнән бәйрәмдә "Сеспель" фольклор ансамбле чыгыш ясады, аңа катнашкан өчен диплом тапшырылды. Моннан тыш, Ольга Якличева - солист буларак, Сергей Якличев милли көрәштә катнашуы өчен диплом белән билгеләп үтелде....

Күптән түгел Нурлатта үткән IX Бөтенроссия "Уяв" чуаш мәдәнияты милли бәйрәмендә катнашып, безнең район вәкилләре дүрт диплом алып кайттылар.
Спас районы исеменнән бәйрәмдә "Сеспель" фольклор ансамбле чыгыш ясады, аңа катнашкан өчен диплом тапшырылды. Моннан тыш, Ольга Якличева - солист буларак, Сергей Якличев милли көрәштә катнашуы өчен диплом белән билгеләп үтелде. Ә Татьяна Аптрейкина һәм ансамбль җитәкчесе Валентина Якличева милли чигү үрнәкләре күргәзмәсе өчен дипломга лаек булдылар.
Бәйрәмгә килүчеләр горурланып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми затлар һәм югары кунакларның катнашуын билгеләп үттеләр. Әлеге чаралар Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятын, телен һәм гореф-гадәтләрен саклауда зур роль уйный.
Фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2015/06/27/460637/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев