Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спас районы студенты «Ел казанышы-2020» республика премиясе лауреаты булды

Егор Буторов «Гран-при» номинациясендә җиңде.

Узган җомга Казан шәһәрендә һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар арасында “Ел казанышы-2020” V республика премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрне котладылар.

Премиягә тапшырылган 364 гариза арасыннан, Татарстанның 32 районыннан 164 кеше жюри алдында чыгыш ясау өчен сайлап алынды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 17 номинация буенча җиңүчеләр һәм лауреатлар билгеләнде.  Бүләкләү тантанасында исә 29 районың иң актив 85 вәкиле катнашты.

Спас тармак технологияләре техникумы студенты, Болгар шәһәрендә яшәүче Егор Буторов “Ел казанышы” премиясе лауреаты булып табылды.  Бүләкне Татарстан Республикасы яшьләр эше министры Тимур Сөләйманов тапшырды.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев