Спас районы рухание РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде
Протоиерей Алексий Әхмәтҗанов сайлау участогына гаиләсе белән бергә килде.
Әхмәтҗановлар гаиләсе сайлауларда катнашуны гражданлык бурычы, дип саный. Гаилә башлыгы фикеренчә, кешеләр җаваплылыкны яхшы аңларга һәм үз позициясен белдерергә тиеш.
–Әгәр без үз сүзебезне әйтмәсәк, аны безнең өчен башкалар әйтәчәк, – ди Алексий атакай. –Якшәмбе иртәсендә башта чиркәүгә барып эшләремне бетердем, аннан бергәләшеп тавыш бирергә килдек.
Рухани фикеренчә, районда сайлаулар оешканлык белән үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев