Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сәламәтлекләрен ныгыттылар

    Кышкы каникул вакытында аз керемле гаиләдән бер төркем укучы Мамадыш районында урнашкан "Надежда" санаториясендә булып кайтты. Санаторий-курорт дәвалануына льготалы юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелде. Ата-аналарга моның өчен тиешле документларны гына җыярга туры килде, барлык оештыру мәсьәләләрен "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үз өстенә алды. Укучылар...

    Кышкы каникул вакытында аз керемле гаиләдән бер төркем укучы Мамадыш районында урнашкан "Надежда" санаториясендә булып кайтты.
    Санаторий-курорт дәвалануына льготалы юлламалар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бирелде. Ата-аналарга моның өчен тиешле документларны гына җыярга туры килде, барлык оештыру мәсьәләләрен "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үз өстенә алды. Укучылар тиешле дәвалау үттеләр һәм яхшылап ял иттеләр.
    Хәзерге вакытта Чистайның "Раздолье" дәвалау-сәламәтләндерү комплексына җибәрү өчен аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән тагын балалар җыялар. Быел анда беренче тапкыр бассейнга һәм шугалакка йөрү оештырылачак. Юлламалар түләүсез бирелә, белешмәләр алу өчен Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: