Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сингапур проекты буенча

Болгарның беренче урта мәктәп базасында "Фикерләү культурасын үстерү" программасы буенча ике көнлек тренинг уздырылды. Исегезгә төшерәбез, беренче мәктәп ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән "Educare" Сингапур компаниясе тарафыннан эшләнгән заманча программалар, алдынгы методикалар һәм технологияләр куллана торган Татарстанның 50 мәктәбе арасына керде. Бу программа ярдәмендә укытучылар белем бирүнең иң яңа методикалары...

Болгарның беренче урта мәктәп базасында "Фикерләү культурасын үстерү" программасы буенча ике көнлек тренинг уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, беренче мәктәп ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән "Educare" Сингапур компаниясе тарафыннан эшләнгән заманча программалар, алдынгы методикалар һәм технологияләр куллана торган Татарстанның 50 мәктәбе арасына керде. Бу программа ярдәмендә укытучылар белем бирүнең иң яңа методикалары белән таныша һәм аларны үз эшендә куллана башлый. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсе буларак укучыларда XXI гасыр өчен кирәкле күнекмәләр: аралаша, хезмәттәшлек итә белү, критик фикерләү һәм креативлык кебек сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш.
Тренинг барышында педагоглар тренерлар Екатерина Герасимова һәм Резеда Миндубаева җитәкчелегендә чираттагы уку үттеләр. Ә эшкә нәтиҗәне Educare International Consultansy Сингапур компаниясе вәкиле Ван Чин ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев