Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шәһәрдә бассейн төзелә

Шәһәрнең Смирнов һәм Базар урамнары кисешкән урында ябык йөзү бассейны төзелә башлады. Төзелеш эшләрен Казанның "Апекс-Татарстан" төзелеш компаниясе алып бара. Агымдагы ел ахырына кадәр котлован казу, фундамент ясау һәм башка эшләрне төгәлләргә җыеналар. Төзүчеләр әйтүенчә, бассейн 2014 елның ахырында ук файдалануга тапшырылачак. Бу бездә халыкны спортка җәлеп итүдә тагын бер...

Шәһәрнең Смирнов һәм Базар урамнары кисешкән урында ябык йөзү бассейны төзелә башлады.
Төзелеш эшләрен Казанның "Апекс-Татарстан" төзелеш компаниясе алып бара. Агымдагы ел ахырына кадәр котлован казу, фундамент ясау һәм башка эшләрне төгәлләргә җыеналар.
Төзүчеләр әйтүенчә, бассейн 2014 елның ахырында ук файдалануга тапшырылачак. Бу бездә халыкны спортка җәлеп итүдә тагын бер объект булачак.
Мондый бассейннар республиканың Чүпрәле һәм Сарман районнарында төзелде. Бу объектны да шул типтагы проект буенча төзергә җыеналар. Бассейнда зур һәм кечкенә йөзү урыннары, йөзәргә өйрәнеп кенә килүчеләр өчен коры йөзү бассейны, сауна, тренажер залы һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары өчен кирәкле җиһазлар урнаштырылырга тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X