Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Сөембикә” журналына - 100 ел!

25 декабрьдә район үзәк китапханәсендә татар халкының яратып укый торган "Сөембикә" журналы чыга башлауның бер гасырлык юбилеена багышланган бәйрәм булды.

Аңа район үзәгендәге мәктәпләрнең татар теле укытучылары, Болгар заповеднигы һәм авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары чакырылган иде.

өембикә" журналының беренче саны 1913 елның октяберендә дөнья күрә. Аннары аның исеме "Азат хатын" дип үзгәртелә. Журнал үзенең беренче саннарыннан ук, исеменнән күренеп торганча, тормышта хатын-кызлар, гаилә проблемасын яктырта һәм ул хәзер дә шулай. Журнал йөз ел эчендә, әлбәттә, зур үзгәрешләр кичерә, тормыш үзгәрә барган саен аның эчтәлеге дә үзгәрә. Ләкин аның бер темасы - хатын-кызлар темасы үзгәрешсез кала.

Реклама

1992 елда журналга үзенең элеккеге "Сөембикә" исеме кире кайтарыла. Җәмгыять үсешендә зур роль уйнаган журнал СССР Югары Советы Указы нигезендә "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә.

Китапханә хезмәткәре Л. Гатина һәм Урта Йорткүлдән А.Әхмәтҗанова журналга презентация үткәрделәр, аннары кунаклар һәм үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей “Сөембикә” журналы