Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россиядә машиналарга техник карау үткәрүдән баш тартырга мөмкиннәр

Бу хакта закон проекты Дәүләт Думасы каравына кертелде.

Машиналарга техник карау үткәрүнең бары тик формальлек кенә булуын күпләр яхшы аңлый. 

Техник карауны гамәлдән чыгару идеясе белән июнь аенда ук РФ ЮХИДИ башлыгы Михаил Чернов чыгыш ясаган иде. Инициативаны "Гадел Россия" хуплады, ә 14 сентябрьдә "Бердәм Россия" аны Дәүләт Думасына карауга кертте.

Иинициатива нигезендә шәхси затларга карый һәм бизнеста файдаланылмый торган җиңел машиналар һәм мотоцикллар (ягъни такси, хезмәт автомобильләре һәм башкалар бу категориягә керми) өчен техник тикшерүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә.

Реклама

Әмма кайбер чыгармалар да бар. Әгәр транспорт чарасының яше 4 елдан артык булса, исәпкә куйганда, сатып алу-сату, төп компонентны алыштырганда һәм конструкцияне үзгәрткәндә техник карауны барыбер узарга туры киләчәк. Башка очракларда аны үтү кирәк түгел.

Техосмотрны гамәлдән чыгару турындагы закон Дәүләт Думасы тарафыннан каралып, Федерация Советы хуплаганнан соң һәм РФ Президенты кул куйганнан соң кабул ителер дип көтелә.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X