Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Матбугаты көне белән!

Якшәмбе көнне Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы тарафыннан 1991 елның декабрендә игълан ителде. 1703 елның 13 гыйнварында Мәскәүдә "Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском государстве и во иных окрестных странах" дигән рус телендә беренче газета чыга. Шушы...

Якшәмбе көнне Россия Матбугаты көне билгеләп үтелә.
Ул Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы тарафыннан 1991 елның декабрендә игълан ителде. 1703 елның 13 гыйнварында Мәскәүдә "Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском государстве и во иных окрестных странах" дигән рус телендә беренче газета чыга. Шушы дәвердә тупланган бай тәҗрибә төрле даими басмаларда укучыларны дөньяда, илебездә, үзебезнең төбәктә, шәһәрдә, авылда булган вакыйгалар белән таныштырып торырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә бу бәйрәмдә журналистларның гына түгел, штаттан тыш авторлар, газета укучыларның да өлеше бар.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгына "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасына язылуны арттырып үтәгән почта бүлеге мөдирләрен билгеләп үтәсе килә. Бу Антоновкадан Анна Ромашина, Иске Рәҗәптән Гөлсем Нугаева, Никольскидан Мария Крапивина. Шәһәр элемтә бүлеге хезмәткәрләре дә язылу кампаниясен оешкан төстә үткәрделәр.
Ә җәмәгать таратучылары арасында иң яхшылар дип Татьяна Марянина ("Спас оптторгы"), Алла Корнилова ("Спас коммуналь челтәрләре») табылды. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X