Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Россия Федерациясе территориясендә беренче Авыл хуҗалыгының микроисәбен алу 2021 елның 1 августыннан 30 августка кадәр узачак

Авыл хуҗалыгы микроисәбен алуның төп максатларыннан берсе – авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүматлар туплау.

Хәзерге вакытта исәпкә алуны уздыру өчен 41 район комиссиясе булдырылды. Татарстан Республикасында барлыгы 594тән артык авыл хуҗалыгы оешмасы, 2530 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшкуарлар, 1383 бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерциячел булмаган оешмалар, шулай ук 420,9 мең хуҗалык – авыл торак пунктлары гражданнарының шәхси, ярдәмче һәм башка шәхси хуҗалыклары исәпкә алыначак. 

Исәпкә алучыны тану җиңел булачак: ул махсус яктылык кайтаргыч полосалары һәм «Сельскохозяйственная микроперепись» эмблемасы булган яшел төстәге махсус экипировка (накидка һәм кепка) кигән була. Исәпкә алучының үзе белән таныклыгы булырга тиеш.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыклары хуҗалары өчен исәпкә алу кәгазендә йортта яшәүче затлар саны, җир кишәрлекләреннән файдалану характеристикасы һәм структурасы, авыл хуҗалыгы хайваннарының баш саны турында сораулар бар. Шул ук вакытта исәпкә алучыга бернинди документ та күрсәтергә кирәкми – исәпкә алу кәгазендә андый пункт каралмаган.

Авыл хуҗалыгында 2021 елгы микроисәп алуның үзенчәлеге - заманча технологияләр куллану. Сораштыруда планшет компьютерлар кулланылачак. Бу мәгълүматның сыйфатын шактый арттырырга һәм мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Реклама

Башлангыч нәтиҗәләр - 2021 елның IV кварталында, ә ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның IV кварталында ясалачак. СХМП-2021 йомгаклары авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк, бу аның үсеш фаразын, икътисадый ярдәм чараларын эшләргә һәм авыл хуҗалыгында продукция җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X