Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Һәркемнең хәтерендә

Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула: 1941 елның 22 июнендә таң атып килгәндә фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә. Бу көн ил тарихына кайгы көне буларак кереп калган. 1418 көн һәм төн буе дәвам иткән сугыш һәр гаиләгә әйтеп бетергесез зур кайгы һәм югалтулар алып килде, илебез азатлыгы...

Бүген Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула: 1941 елның 22 июнендә таң атып килгәндә фашистлар Германиясе Советлар Союзына бәреп керә.
Бу көн ил тарихына кайгы көне буларак кереп калган. 1418 көн һәм төн буе дәвам иткән сугыш һәр гаиләгә әйтеп бетергесез зур кайгы һәм югалтулар алып килде, илебез азатлыгы өчен барган көрәштә 27 миллионнан артык кешенең гомере өзелде. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар. Безнең районнан гына да фронтка 8220 кеше киткән. Архивтан алынган мәгълүматларга караганда, сугышта безнең районның 11017 кешесе катнашкан, яу кырыннан 5373 кешегә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган.
Һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында кайгы митингы, "Хәтер шәме" акциясе һәм башка чаралар кешелек тарихындагы әлеге коточкыч фаҗига турында тагын бер кат искә төшерә һәм җирдә тынычлыктан да кадерлерәк нәрсә булмавын күрсәтә. Җирдә бүтән сугыш уты кабынмасын, һәлак булучыларга мәңгелек дан!
Фото: http://bryansk.ruc.su/news/detail.php?ID=2844

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев