Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Редакциядә бүләкләр уйнатылачак

29 июнь көнне сәгать 11дә «Новая жизнь» («Яңа тормыш») район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылырга тиеш.

Бүләк уйнатуда газетага 6 айга (2020 елның икенче яртыеллыгы) язылган һәм гариза биргән газета укучылар катнаша.
Бүләкләр арасында электр приборлары, савыт-саба, көнкүреш кирәк-яраклары, сувенирлар һәм башкалар бар.
Газетага язылып өлгермәүчеләрнең исә почта бүлекләренә яки редакциянең үзенә килеп язылу өчен аз гына вакыты калып бара.
Исегезгә төшерәбез, альтернатив язылу буенча газетаны тарату нокталары элеккечә үк редакциянең үзендә, беренче урта мәктәптә, Спас тармак технологияләре техникумында, район үзәк хастаханәсендә, «Спас коммуналь челтәрләре» конторасында, сәламәтлеге чикле балалар өчен санаторий интернат-мәктәптә эшли.
Бүләкләр уйнатуда уңышлар телибез һәм киләчәктә дә бергә булырбыз, дигән ышаныч белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев