Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район Советы утырышы

Узган чәршәмбе көнне икенче чакырылыш Спас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды. Депутатлар фикер алышкан мәсьәләләр арасында 2011 елның 14 декабрендә кабул ителгән "2012 һәм пландагы 2013 һәм 2014 елларга "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджеты турында, үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән" район Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында...

Узган чәршәмбе көнне икенче чакырылыш Спас муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы булды.
Депутатлар фикер алышкан мәсьәләләр арасында 2011 елның 14 декабрендә кабул ителгән "2012 һәм пландагы 2013 һәм 2014 елларга "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджеты турында, үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән" район Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәлә дә булды. Аның буенча хәбәр белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Ул бюджетны үтәү барышында алынган 4546 мең сумлык өстәмә керемне товар җитештерүчеләрнең (мәдәният бүлеге, үзәкләштерелгән китапханә, Мәдәният йорты) факттагы чыгымнарын каплау өчен субсидияләр бирүгә тотарга тәкъдим итте. Шул ук өстәмә керемнәрдән "Мәдәният" бүлеге буенча кайбер авыл җирлекләренә, Болгар шәһәр башкарма комитетына шәһәрдәге тышкы җылыту челтәрләренә реконструкция ясау өчен акчалата ярдәм рәвешендә бирергә тәкъдим ителде.
Депутатлар "Спас муниципаль районы идарә кадрлары резервын формалаштыру буенча комиссияне оештыру турында"гы карарга өстәмәләр һәм үзгәрешләр керттеләр, гражданнарга шәхси торак төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен җир участокларын бирү нормалары, муниципаль районның муниципаль милеген авыл җирлекләренә тапшыру һәм башка мәсьәләләрне карадылар.
Барлык сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш