Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Район энциклопедиясе басылып чыкты

    Күптән түгел "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе" басылып чыкты. Бу зур басманы өч ел дәвамында яздылар һәм зур күләмдә материал җыелып, системага салынды, эшкәртелде һәм тиешле тәртипкә китерелде. Бу эшнең инициаторы - Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов һәм ул энциклопедияне язуга зур өлеш кертте. Шулай ук Татар Энциклопедиясе...

    Күптән түгел "Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясе" басылып чыкты.
    Бу зур басманы өч ел дәвамында яздылар һәм зур күләмдә материал җыелып, системага салынды, эшкәртелде һәм тиешле тәртипкә китерелде. Бу эшнең инициаторы - Татарстан Республикасының атказанган табибы Фиркат Галимов һәм ул энциклопедияне язуга зур өлеш кертте. Шулай ук Татар Энциклопедиясе институтының җаваплы редакторы Гомәр Сабирҗанов, тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин, туган як тарихчысы Николай Марянин, район ветеран оемалары советы рәисе Михаил Тюленев, компьютерда җыю операторы Анастасия Яруллина һәм башка активистларның да өлеше зур.
    Тиздән бу басмага презентация ясалачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: