Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район басуларында

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре уҗым культураларын һәм күпьеллык үлән мәйданнарын тукландыру һәм тырмалау белән беррәттән, туфракны язгы чәчүгә хәзерләү белән дә мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә 6,2 мең гектар күпьеллык үләннәр һәм 12,1 мең гектар уҗым культуралары өстәмә тукландырылган, бу мәйданнарның 50 һәм 59 процентын...

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре уҗым культураларын һәм күпьеллык үлән мәйданнарын тукландыру һәм тырмалау белән беррәттән, туфракны язгы чәчүгә хәзерләү белән дә мәшгуль.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә 6,2 мең гектар күпьеллык үләннәр һәм 12,1 мең гектар уҗым культуралары өстәмә тукландырылган, бу мәйданнарның 50 һәм 59 процентын тәшкил итә. Бу агрочараны аеруча "Востокзернопродукт" хуҗалыгында югары темплар белән башкаралар. Анда ашламалар кертүдә авыл хуҗалыгы авиациясе, "Туман" катнаш сиптергече, башка агрегатлар эшли. "Болгар Арыш" җәмгыятендә уҗым культураларын ике "Туман" тукландыра. Игенчеләр бу культураларны тырмалау эшен дә мөмкин булганча тизрәк башкарырга тырышалар.
Әлегә дым 16,9 мең гектарда каплатылган, бу планлаштырылган мәйданнарның 28 процентын тәшкил итә, 2100 тонна чәчүлек орлыгына инкрустация ясалган (барлыгы 4000 тонна кирәк).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X