Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район басуларында

Авыл хуҗалыклары сабан культуралары чәчүне төгәлләде дияргә була. Шулай ук иртә сабан культураларын тукландыру эше дә актив бара. Сабан культуралары быел 21 мең гектар били: аның 9800 гектарына - бодай, 7400 гектарга - арпа, 1700 гектарында солы һәм башка культуралар чәчелгән. Берьеллык үләннәр 9400 гектар мәйдан алып тора, кукуруз 1700...

Авыл хуҗалыклары сабан культуралары чәчүне төгәлләде дияргә була. Шулай ук иртә сабан культураларын тукландыру эше дә актив бара.
Сабан культуралары быел 21 мең гектар били: аның 9800 гектарына - бодай, 7400 гектарга - арпа, 1700 гектарында солы һәм башка культуралар чәчелгән. Берьеллык үләннәр 9400 гектар мәйдан алып тора, кукуруз 1700 гектарга чәчелгән. Ярма культуралары да быел шактый мәйдан били. 5000 гектарга - көнбагыш, 1900 гектарга - рапс һәм 900 гектарга карабодай чәчелгән.
Быел "Болгар "Востокзернопродукт", Фәргат Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыкларында рапсны игү белән актив шөгыльләнәләр. Ольга Сёмушкина крестьян (фермер) хуҗалыгы кырларында карабодай зур мәйданны били.
Кайбер хуҗалыклар иртә сабан культураларын тукландыруны төгәлләделәр (Александр Планин, Ольга Сёмушкина КФХ), "Болгар "Востокзернопродукт", Вәгыйз һәм Фәргат Мөхәммәтовлар, Равил Бакиров, Тәлгать Шабанов, Сергей Юрков, Андрей Тюнев крестьян (фермер) хуҗалыклары да бу агрочарага зур игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined