Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Район басуларында

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә район буенча 17 мең тоннадан артык печән, 8600 тонна сенаж һәм 100 тоннага якын яфрак азык әзерләнгән. Байтак хуҗалыкларда һава торышының әйбәт булуыннан файдаланып, кирәк кадәр терлек азыгы туплый алдылар. Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында, "Болгар Арыш", "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятьләрендә...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичәге көнгә район буенча 17 мең тоннадан артык печән, 8600 тонна сенаж һәм 100 тоннага якын яфрак азык әзерләнгән.
Байтак хуҗалыкларда һава торышының әйбәт булуыннан файдаланып, кирәк кадәр терлек азыгы туплый алдылар. Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында, "Болгар Арыш", "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятьләрендә сенаж салуны тәмамладылар.
Эшкә хуҗаларча караган, терлек азыгы хәзерләүнең әһәмиятен аңлап эш итүчеләр быел көннәрнең коры торуыннан оста файдаландылар. Киптерелгән печәннәрнең дә сыйфаты яхшы, чөнки алар яңгырга эләкмәде диярлек.
Пар җирләрен әзерләү эше тулы көчкә дәвам итә. Бу эшне 24 мең гектардан артык мәйданда башкарырга кирәк. Соңга калдырырга ярамый, чөнки белгечләр әйтүенчә, июль урталарында басуларга ашлык уру комбайннары чыгарга тиеш. Планин, Фәргать Мөхәммәтов, Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыкларында, "Востокзернопродукт "Болгар" җәмгыятендә комбайннарның барысы да диярлек уракка әзер. Калган беркадәр вакыт эчендә ындыр табакларын яңа ашлыкны кабул итүгә әзерләүгә дә тиешле игътибар бирелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев