Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Рассвет” – җиңүчеләр исемлегендә

"Җиңүнең жанлы тарихы" хәрби-патриотлык юнәлешендәге проектлар конкурсының "Шәфкать" номинациясендә безнең "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җиңүче дип табылды.

Бу конкурсны актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә җәмәгать оешмалары һәм халык инициативасына ярдәм итү максатыннан "РИТЭК" җәмгыяте һәм Татарстан Республикасында "Лукойл" хәйрия фонды оештырган. Социаль хезмәт вәкилләре проекты Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдәге яшүсмерләргә, сугыш ветераннарына, толларга һәм тыл хезмәтчәннәренә карата игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Реклама

Бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтте. Акчалата грант тиешле җиһазлар сатып алу, планлаштырылган экскурсия һәм чараларны оештыруга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс “Шәфкать” номинациясе “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге

2
X