Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Һәр көн мавыктыргыч үтте

    1нче шәһәр урта мәктәбендә үткән атна дәвамында булган чаралар "Күңелле атна" девизы астында үтте. Тәнәфес вакытларында физкультура буенча биюле зарядкалар үткәрелде, һәр көн ниндидер бер ягы белән аерылып торды. Дүшәмбе көн, мәсәлән, аллы-гөлле бантлар, сишәмбе - дөнья халыклары бию көне, чәршәмбе - йомшак уенчыклар, пәнҗешәмбе - ягымлылык көне булды. Ә...

    1нче шәһәр урта мәктәбендә үткән атна дәвамында булган чаралар "Күңелле атна" девизы астында үтте.
    Тәнәфес вакытларында физкультура буенча биюле зарядкалар үткәрелде, һәр көн ниндидер бер ягы белән аерылып торды. Дүшәмбе көн, мәсәлән, аллы-гөлле бантлар, сишәмбе - дөнья халыклары бию көне, чәршәмбе - йомшак уенчыклар, пәнҗешәмбе - ягымлылык көне булды. Ә җомга көнне күңелле атнага йомгак ясалды. Бу чараларны оештыручылар үз алларына укучыларны мәктәп тормышына тарту, аны тагын да күңеллерәк итү максаты куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: