Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Путин балаларга пособиене алданрак түләргә кушты

Россиядә укучыларга унар мең сумны 2 августтан бирә башлыйлар.

2 августтан башлап Россиядә укучыларга унар мең сум түли башлыйлар. Бу ата-аналар һәм балалар уку елына ашыкмыйча әзерләнсен өчен эшләнә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. 

Россия Президенты яңа уку елына әзерлек турында киңәшмә үткәрде, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов һәм РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковның докладларын тыңлады. Президент, аерым алганда, хезмәт министрыннан, укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сумны планлаштырылганнан иртәрәк түләү мөмкинлеге белән кызыксынды.

Реклама

Хөкүмәт карары нигезендә, түләүләр 16 августка билгеләнгән иде, әмма техник яктан 2 августка Министрлар Кабинеты 17 миллион балага түләүләрне күчерергә әзер булачак, дип җавап бирде Котяков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X