Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Планнар элеккечә кала

Кичә район Советының чираттагы утырышы булды, анда депутатлар мөһим мәсьәләләр тикшерделәр.

Утырыш эшендә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Башта депутатлар игътибарына Приволжск поселогы һәм Ржавец авылын "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек составына кертү турындагы мәсьәлә каралды. Бу турыда район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов чыгыш ясады. Ул моның икътисадый яктан файдалы карар булуын ассызыклады һәм җирле халыкның бу турыда үзләре теләк белдерүен хәбәр итте.

Киләсе елга бюджет проекты турында доклад белән финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Ул агымдагы елның 11 аена нәтиҗә ясады һәм 2015 елга һәм пландагы 2016 һәм 2017 еллар чорына бюджет проектының төп үзенчәлекләрен билгеләп үтте (докладның кыскартылган өлешен газетабызның киләсе саннарының берсендә биреләчәк).

Бюджет проектына ясалган экспертиза турында контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Тюнев хәбәр итте, бюджетның дөрес төзелүен һәм реаль булуын билгеләде, депутатларга аны кабул итәргә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне бюджет буенча даими комиссия рәисе Александр Крутилин да хуплады.

Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар кабул ителде.

Район башлыгы Камил Нугаев утырышка йомгак ясады.

(2015 елга бюджет буенча карар бу санның 2нче битендә басыла).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район Советы утырыш мөһим мәсьәләләр