Пенсияләр арта
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары буенча, районда 5750 кешенең февраль аенда пенсияләре арта. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә, бу айдан башлап картлык буенча хезмәт пенсиясенең, инвалидлык һәм туендыручысын югалтучылар пенсиясенең иминиятләштерү өлеше 7 процентка арта. Февраль аенда шушы пенсияләрне түләү өчен өстәмә рәвештә 2,8 миллион сум акча кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев