Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Печән өсте җитте

Район хуҗалыкларында печән чабуга керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә күп еллык үләннәр 820 гектардан артык мәйданда чабылган, аларның 260 гектары – печәнгә, 300 артык гектары – сенажга һәм 250 гектары яшел массага җибәрелгән. Бу эшләр Хәйдәров, Юрков, Синицын, Нургалиев, кайбер башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында оешкан төстә бара. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда 143 тонна печән, шулай ук “Авангард” хуҗалыгында 1330 тонна сенаж тупланган.
Печән чабу белән бергә, пар участокларын культивацияләү һәи дисклау, басуларны корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү, тукландыру, көнбагыш белән кукурузның рәт араларын эшкәртү дәвам итә. Бүгенге көнгә корткычларга каршы – 10700 гектар, үсемлек авыруларына каршы – 5600, чүп үләннәренә каршы 41300 гектар җир эшкәртелгән. Игеннәрне яфрактан тукландыру – 21900, тамырдан тукландыру 31300 гектар мәйданда башкарылган.
18700 гектар пар җирләренең 17300 гектары сөрелгән.
Шулай итеп, район игенчеләренең бу көннәрдә эш-мәшәкатьләре җитәрлек һәм һава шартлары әйбәт торганда, аларны вакытында башкарып чыгарга кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев