Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Отчет хупланды

Район Советының чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Аларның берсе - 2012 елда контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турындагы отчет, бу мәсьәлә буенча палата рәисе Николай Соколов чыгыш ясады. Ул эшчәнлекнең төп юнәлешләрен - эксперт-аналитика, контроль-ревизия эшчәнлеген яктыртты. Үткәрелгән тикшерүләр, контроль чараларның нәтиҗәсе төрлечә булуын билгеләп үтте. Кайбер мәсьәләләр буенча уңай үзгәрешләр булса...

Район Советының чираттагы утырышында мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
Аларның берсе - 2012 елда контроль-хисап палатасы эшчәнлеге турындагы отчет, бу мәсьәлә буенча палата рәисе Николай Соколов чыгыш ясады. Ул эшчәнлекнең төп юнәлешләрен - эксперт-аналитика, контроль-ревизия эшчәнлеген яктыртты. Үткәрелгән тикшерүләр, контроль чараларның нәтиҗәсе төрлечә булуын билгеләп үтте. Кайбер мәсьәләләр буенча уңай үзгәрешләр булса да, кимчелекләр әле шактый. Аерым алганда, алар электрон сатуларда техник хаталар, документларны ялгыш рәсмиләштерүгә бәйле. Боларның барысы да гамәлдәге законны бозу булып санала. Проблеманы кадрларны максатчан укытып, урыннарда җаваплылыкны арттыру исәбенә хәл итәргә була.
Контроль-хисап палатасы рәисенең депутатлар тарафыннан хупланган чыгышы газетабызның киләсе санында кыскартып басыла.
Утырышта шулай ук хәлиткеч тавыш хокукы булган участок сайлау комиссиясе әгъзаларына кандидатлар тәкъдим итү, муниципаль милекне тапшыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев