Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Оста куллар конкурсы

    Чәчәкле мәктәбенең 9 класс укучысы Әлфия Нуриәхмәтова Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" иҗади эшләрнең бишенче халыкара конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен алган. Конкурсның финалында безнең район исеменнән чыгыш ясаган иҗади төркемгә шулай ук Иске Рәҗәп мәктәбенең сигезенче класс укучысы Алия Хәмидуллина һәм Кузнечихадан алтынчы класс укучысы Мария Каштанова кергән...

    Чәчәкле мәктәбенең 9 класс укучысы Әлфия Нуриәхмәтова Габдулла Тукай иҗатына багышланган "Сөйкемле Шүрәле" иҗади эшләрнең бишенче халыкара конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исемен алган.
    Конкурсның финалында безнең район исеменнән чыгыш ясаган иҗади төркемгә шулай ук Иске Рәҗәп мәктәбенең сигезенче класс укучысы Алия Хәмидуллина һәм Кузнечихадан алтынчы класс укучысы Мария Каштанова кергән иде. Аларга дипломант исеме бирелде. Мәдәни программа барышында безнең осталар мастер-классларда сувенирлар ясадылар, курчак персонажлары белән фотосессиядә катнаштылар, конкурсантларның эше белән таныштырган күргәзмә белән таныштылар.
    Бу тәҗрибә алар өчен бик файдалы булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: