Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ныклы контрольгә алынды

Узган атнада район башлыгы Камил Нугаев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды. Муниципаль милектәге җир биләмәләрен биргәндә һәм алардан файдаланганда җир турындагы законның ничек үтәлеше турында икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме оперуполномоченные полиция капитаны Алексей...

Узган атнада район башлыгы Камил Нугаев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылды.

Муниципаль милектәге җир биләмәләрен биргәндә һәм алардан файдаланганда җир турындагы законның ничек үтәлеше турында икътисад иминлеге һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме оперуполномоченные полиция капитаны Алексей Матвеев чыгыш ясады. Ул узган алты ай эчендә районда җир турындагы законның ничек үтәлүе турында сөйләде. Билгеләп үтелгәнчә, контрольлек итүче төрле органнар хезмәткәрләре икътисадый һәм коррупциягә кагылган җинаятьләрне ачу максаты белән тикшерүләр үткәргән. Аерым алганда, авыл җирлекләре территорияләрендә җир биләмәләрен милек итеп рәсмиләштергәндә кешеләргә хуҗалык кенәгәләреннән күчермәләрнең законлы бирелү-бирелмәве тикшерелгән. Кенәгәләрдә кайбер җитешсезлекләр, ялган күчермәләр һәм башка кимчелекләр ачыкланган. Җаваплы кешеләргә тиешле күрсәтмәләр бирелгән, гаеплеләргә карата җәза күрелгән.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Равил Галәветдинов, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Гөлнара Ермилина, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Евгений Купоросов та үзләренең чыгышларында җир законына кагылышлы булган мәсьәләләрне күтәрделәр. Киңәшмәдә барысы да законга нигезләнеп башкарылырга тиеш, дип ассызыкланды, җир турындагы законны бозуларга юл куелмаска тиеш. Киләчәктә дә җир биләмәләрен бүлеп бирү мәсьәләсе ныклы контрольдә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев