Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Нетбук бүләк иткәннәр

"Антошка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Алсу Сабирова "Оста куллар" ("Умелые ручки") журналы тарафыннан оештырылган "Ачык дәрес" республика конкурсында беренче урынны алды. Ул конкурска татар халкының милли традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән эш җибәрде. Бу максаттан Алсу Исмәгыйль кызы балалар өчен сабантуйлар, башка чаралар үткәреп, үсеп килүче буынны татар халкының бай...

"Антошка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Алсу Сабирова "Оста куллар" ("Умелые ручки") журналы тарафыннан оештырылган "Ачык дәрес" республика конкурсында беренче урынны алды.

Ул конкурска татар халкының милли традицияләрен саклап калуга юнәлдерелгән эш җибәрде. Бу максаттан Алсу Исмәгыйль кызы балалар өчен сабантуйлар, башка чаралар үткәреп, үсеп килүче буынны татар халкының бай мәдәнияты, традицияләре белән таныштыра. Боларның барысы да фотоальбомнарда, балалар ясаган рәсемнәрдә чагылыш таба. Казаннан килгән махсус комиссия аның ничек эшләвен балалар бакчасына килеп үзләре күреп киттеләр.

Мактау кәгазе һәм нетбукны аңа ТР Милли музеенда тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев