Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәскәүгә сәяхәт

Хезмәт ветераннары Фиркат Галимов, Гамир Кадыйров һәм Ким мәктәбенең 10нчы класс укучысы Евгений Фоминнан торган безнең район делегациясе Татарстан төркеме составында Мәскәүдә булып кайтты . Бу сәяхәт ТР Президенты патронаҗы буенча үткәрелеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм республика ветераннар оешмасына 25 ел тулуга багышланган "Буыннар эстафетасы" патриотик акция...

Хезмәт ветераннары Фиркат Галимов, Гамир Кадыйров һәм Ким мәктәбенең 10нчы класс укучысы Евгений Фоминнан торган безнең район делегациясе Татарстан төркеме составында Мәскәүдә булып кайтты .
Бу сәяхәт ТР Президенты патронаҗы буенча үткәрелеп, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәм республика ветераннар оешмасына 25 ел тулуга багышланган "Буыннар эстафетасы" патриотик акция кысаларында үткәрелде. Аның максаты - өлкән һәм үсеп килүче буыннар арасында тагын да тыгызрак элемтә булдыру. Анда катнашучылар Мәңгелек утка веноклар куйдылар, шәһәрнең тарихи үзәге булган Поклон тавында, Кызыл мәйданда һәм Манеж мәйданында булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев