Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мәктәпкә – яңа автобус

    Казанда Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашкан безнең район делегациясенә мәктәп автобусы ачкычлары тапшырылды. Бәйрәм тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театрының концерт залында үтте. Составына мәгариф бүлеге вәкилләре, белем бирү учреждениесе җитәкчеләре, иң яхшы укытучылар кергән делегациягә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелек итте. Автобус район мәктәпләренең...

    Казанда Укытучылар көненә багышланган тантанада катнашкан безнең район делегациясенә мәктәп автобусы ачкычлары тапшырылды.
    Бәйрәм тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театрының концерт залында үтте. Составына мәгариф бүлеге вәкилләре, белем бирү учреждениесе җитәкчеләре, иң яхшы укытучылар кергән делегациягә район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелек итте. Автобус район мәктәпләренең берсенә тапшырылачак. Тиздән балаларны мәктәпкә ташый торган машиналар паркына тагын бер автобус өстәләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: