Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәп театрлары смотры

2нче мәктәп коллективы мәктәп сәламәтлек театрларының сигезенче республика конкурсының район этабында җиңеп чыкты. Ул быел "Без бергә ирешкән уеннар" девизы астында үтте һәм Олимпия хәрәкәтенә багышланды. Конкурсның максаты - мәгариф учреждениеләренең физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эше системасы аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бу конкурста берничә тапкыр җиңгән 2нче мәктәпнең театр коллективы...

2нче мәктәп коллективы мәктәп сәламәтлек театрларының сигезенче республика конкурсының район этабында җиңеп чыкты.
Ул быел "Без бергә ирешкән уеннар" девизы астында үтте һәм Олимпия хәрәкәтенә багышланды. Конкурсның максаты - мәгариф учреждениеләренең физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эше системасы аша сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Бу конкурста берничә тапкыр җиңгән 2нче мәктәпнең театр коллективы быел жюри һәм тамашачылар игътибарына әкият буенча эшләнгән инсценировка тәкъдим итте. Аны хәзерләүдә театр җитәкчесе Любовь Герасимова, укытучылар Маргарита Пензина, Галина Дербенёва һәм башкалар катнашты. Чыгыш бик кызыклы, үзенчәлекле һәм ышандыра торган булды. Тиздән бу иҗат төркеме район данын республика дәрәҗәсендә якларга тиеш.
Икенче һәм өченче урыннарны 1нче шәһәр һәм Иске Рәҗәп урта мәктәбе коллективлары алды.
Рәсемдә: 2нче мәктәп коллективы чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев