Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәп белән хушлаштылар

1нче мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Мәктәпкә капиталь ремонт ясалу сәбәпле, төзүчеләр бөтен эшне вакытында төгәлләсен өчен укучылар язгы каникул вакытында ял итмәделәр, шуңа күрә традицион бәйрәм вакытыннан алда үткәрелде. Укучылар алдында район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, укытучылар, ата-аналар чыгыш ясадылар. Алар мәктәпне быел...

1нче мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме булды.
Мәктәпкә капиталь ремонт ясалу сәбәпле, төзүчеләр бөтен эшне вакытында төгәлләсен өчен укучылар язгы каникул вакытында ял итмәделәр, шуңа күрә традицион бәйрәм вакытыннан алда үткәрелде. Укучылар алдында район башлыгы Камил Нугаев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, укытучылар, ата-аналар чыгыш ясадылар. Алар мәктәпне быел тәмамлаучы 24 укучыга чыгарылыш һәм керү имтиханнарын уңышлы тапшыруларын, хәерле юл, зур уңышлар теләделәр. Ә чыгарылыш класс укучылары исә җыр һәм биюләрдән торган иҗади программа хәзерләгәннәр. Күккә төрле төстәге һава шарлары, күгәрченннәр очкан мизгел беркемне битараф калдырмады. Соңгы кыңгырауны чылтырату хокукы чыгарылыш класс укучысы Роман Романьковка һәм 1нче класс укучысы Камилла Хөснетдиновага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев