Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мәктәп ашханәләре өчен

Быелгы җәйдә район мәктәпләре бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек итеп үстерделәр. Никольски мәктәбе бакчасыннан, мәсәлән, йөз җитмеш килограмм чия һәм алтмыш килограмм тирәсе кара карлыган җыеп алганнар. Җиләкләрдән күбесенчә кайнатма әзерләгәннәр, беркадәресен кышлыкка туңдырып куйганнар. Моннан тыш, быел теплицада кыяр да күп булган. Үстерелгән ике йөз алтмыш килограмм кыярның туксан...

Быелгы җәйдә район мәктәпләре бакчаларында яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек итеп үстерделәр.
Никольски мәктәбе бакчасыннан, мәсәлән, йөз җитмеш килограмм чия һәм алтмыш килограмм тирәсе кара карлыган җыеп алганнар. Җиләкләрдән күбесенчә кайнатма әзерләгәннәр, беркадәресен кышлыкка туңдырып куйганнар. Моннан тыш, быел теплицада кыяр да күп булган. Үстерелгән ике йөз алтмыш килограмм кыярның туксан килосын тозлаганнар, йөз җитмеш килограммын халыкка сатканнар. Суган, кишер, чөгендер, кәбестә дә мул уңыш вәгъдә итә.
Полянка мәктәбендә исә кыярны өч литрлы кырык банкага тозлаганнар. Кыярны тиешенчә эшкәрткәннән соң, ашханә хезмәткәрләре помидор әзерләүгә керешкән.
Танкеевка мәктәбе бакчасыннан җыеп алынган унсигез килограмм кара карлыганнан кайнатма әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев