Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Машинасыз йөри алабызмы?

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильләрсез көн билгеләп үтелә. Аның кысаларында бу көнне шәхси һәм эш машиналарыннан мөмкин кадәр азрак файдаланып, атомсферага углекислый газ чыгуын мөмкин булганча киметүгә өндәүче акцияләр үткәрелә. Татарстанда бу акцияне үткәрергә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы яклап чыкты. Безнең район кешеләре дә ягулык кулланучы машиналардан бер генә көн...

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильләрсез көн билгеләп үтелә.

Аның кысаларында бу көнне шәхси һәм эш машиналарыннан мөмкин кадәр азрак файдаланып, атомсферага углекислый газ чыгуын мөмкин булганча киметүгә өндәүче акцияләр үткәрелә. Татарстанда бу акцияне үткәрергә Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы яклап чыкты.

Реклама

Безнең район кешеләре дә ягулык кулланучы машиналардан бер генә көн файдаланмыйча торсалар, бик әйбәт булыр иде, чөнки машиналар саны елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә халыкта дүрт мең ярым чамасы техника бар. Транспорт чараларының саны ел саен уртача 350гә арта. Бу кадәр техниканың тирә-як мохиткә никадәр тискәре йогынты ясавын халык яхшы аңларга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев