Марафон өчен – ярминкә
Иж-Борискино урта мәктәбе укучылары хәйрия счетына ике мең сум чамасы акча күчерделәр.
Бу акчаны җыю өчен хәйрия марафоны алдыннан алар тәм-томнар ярминкәсе оештырганнар. Бу изгелек акциясе оешкан төстә һәм кызыклы үткән. Монда ризыкларның ниндие генә булмаган: пироглар, бәлешләр, пирожныйлар, тортлар, печеньелар - теләгәнеңне ал. Ассортиментның шундый бай булуында ата-аналар да...
Иж-Борискино урта мәктәбе укучылары хәйрия счетына ике мең сум чамасы акча күчерделәр.
Бу акчаны җыю өчен хәйрия марафоны алдыннан алар тәм-томнар ярминкәсе оештырганнар. Бу изгелек акциясе оешкан төстә һәм кызыклы үткән. Монда ризыкларның ниндие генә булмаган: пироглар, бәлешләр, пирожныйлар, тортлар, печеньелар - теләгәнеңне ал. Ассортиментның шундый бай булуында ата-аналар да нык ярдәм иткәннәр.
Моннан тыш, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен акча җыюда укытучылар да үзләреннән өлеш керткәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз