Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Манараларда ярымай балкый

Болгарда төзелә торган һәм халык телендә Ак мәчет дип йөртелүче мәчетләр комплексы манараларына ерактан ук нур сибеп торучы ярымайлар куелды. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, "Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча республика Фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башкарма...

Болгарда төзелә торган һәм халык телендә Ак мәчет дип йөртелүче мәчетләр комплексы манараларына ерактан ук нур сибеп торучы ярымайлар куелды.
Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, "Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча республика Фонды" коммерцияле булмаган оешманың башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев, Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһат хәзрәт Минсәгыйров җитәкчелегендәге мөселман руханилары катнашты.
Бу чара әлеге комплексны төзүдә мөһим этапларның берсе булып тора. Ул борынгы Болгарның рухи яңарышында зур роль уйнарга тиеш.
Ярымайларны Казан шәһәрендәге "Арт Групп" җәмгыяте предприятиесендә ясаганнар. Бу айларны никельдән койганнар, Мәскәүнең "Эра" оешмасында аның өстен 999 пробалы, 0,5 микронлы алтын белән йөгерткәннәр. Һәр айның авырлыгы шпиле белән бергә якынча 100 килограмм, биеклеге - 2,6 метр. Ярымайларны урнаштырганнан соң манараның гомуми биеклеге 45 метрга җитте.
Ай кую эше Казан шәһәрендәге "Гриф" җәмгыятенең промышленность альпинистлары бригадасына йөкләнде. Мондый биеклектә эшләү шактый катлаулы, күп факторларны, шул исәптән һава торышының нинди булуын да исәпкә алырга туры килә. Әлбәттә инде, ярымайлар шәригать законнары нигезендә кыйблага, ягъни Мәккәгә, Кәгъбәтулладагы "Әль Харам" мәчете ягына каратып урнаштырылды.
Кояш нурларында күзләрне камаштырып ялтыраган айларны манараларга беркетер алдыннан район мөселманнары Коръән һәм намаз укыдылар, аннары тәкъбир әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев